Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Русча белем бирергә теләгән укытучыларны, ата-аналарны аңлыйм" - Айдар Шәйхин

"Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы – фаҗига", диде "Гыйлем" фәнни-популяр ресурсы редакторы, тәрҗемәче Айдар Шәйхин. "Имтиханнарны рус телендә тапшырганга күрә, бөтен балалар рус телендә укырга тели.  Кешеләр җиңел юлны сайлый. Мин дә имтиханнарны русча бирдем. Рус телендә укытырга теләгән ата-аналарны, мәктәп директорын да аңларга мөмкин. Аларга яхшы күрсәткечләр кирәк", - дип әйтте Айдар Шәйхин "Татар-информ" агентлыгына. "Башка проблема бар: без кайбер сүзләрне русча, кайберләрен татарча беләбез. Русча-татарча сөйләшкәнгә “Тапшырылмаган хатлар” фильмы буенча да бәхәс булды. Чыннан да, безнең телебез катнаш телгә әйләнде. Киләчәктә безнең телебез рус теленең диалектына әйләнергә мөмкин. “Может быть мин иртәгә барырмын”, дип сөйләшү безнең өчен гадәти күренеш. Безнең башыбыз хәзер ни татарча, ни русча дөрес фикерләми. Нәтиҗәдә, без дәүләт имтиханнарын татарча да, русча да эшли алмыйбыз. Шуңа мин русча белем бирергә теләгән укытучыларны, ата-аналарны аңлыйм. Бу проблеманы сәясәтчеләр Дәүләт Думасында хәл итәргә мөмкин. Ләкин аннары тагын проблема туа. Имтихан биремнәре Мәскәүдә нәшер ителеп, аны тәрҗемәгә Казанга җибәрелеп, имтихан биремнәрен күчереп алу мөмкинлеге булачак. Төгәл бер чылбыр өзеләчәк", - диде "Гыйлем" редакторы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев