Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рус язучысы Хаҗ турында китап иҗат итәргә җыена

Сәяхәтче, язучы, блогер Антон Кротов Хаҗ турында китап иҗат итәргә җыена. Бу хакта ул үзенең блогында хәбәр итә.

40 яшьлек сәяхәтче, 46 китап (күбесенчә сәяхатнәмаләр) авторы Җир шары буйлап 1991 елдан сәяхәт итә. Ул Россиянең барлык төбәкләрендә, 100ләп чит илләрдә булган, тәэсирләре белән китап битләрендә уртаклашкан. Соңгы сәяхәте - Хаҗ сәфәренә - Мәккә, Мәдинә шәһәрләренә барып кайтканнан соң да китап язган.

Антон Кротов 2001 елда ислам кабул иткән.

“Әни-әтиләрем христиан динендә, мине дә христиан динендә тәрбияләде. Минем якыннарым - гади Мәскәү халкы иде, алар кайсыбер бәйрәмнәрдә чиркәүгә йөрде, кайберләре дин белән гомумән кызыксынмады. Үзем исә Библияне 16 яшьтә укып чыктым”, - дип яза үзенең блогында сәяхәтче.

Антон Кротов 1991 елда актив рәвештә сәяхәт итә башлаган. Бу Россиядә төрле дин тәгълимәтләре арткан чак. Шуннан төрле конфессияләр белән танышып төрле очрашуларга йөргән. Әмма ислам турында актив сөйләчеләр булмаганга, 1993 елда Коръән китабын алып, кызыксынып укып чыккан.

“Ул вакытта интернет челтәре дә үсеш алмаган иде, мөселман дусларым да юк иде. Күбрәк белер өчен Согуд Гәрабстаны вәкиллегенә барып, ислам турында сораштым”, - ди Антон.

2000 елда Африка буйлап сәяхәт иткәннән соң, 2001 елда Мәскәүгә кайткан. “Әкренләп исламның минем күзаллауга, тирә-юньгә мөнәсәбәткә туры килүен аңлап, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә барып ислам динен кабул иттем. Әти-әниләр минем ислам белән кызыксынуны белеп, башлыча борчылганар иде. Әти: “Армиягә чакырсалар, тизрәк аннан кач”, дип кисәтте. Ләкин зур бәхәсләр булмады”, – ди ул.

2016 елда ул Хаҗ турында китап язган, ләкин аны бастыру өчен акча тупланып бетмәгән. Ул әлегә инвесторлар эзли.

“Россиядән ел саен меңләгән кеше Хаҗ кыла, ләкин җентекләп тәфсир итүчеләр аз була, - ди Антон Кротов. Быел Хаҗ кылганда, мин барысын да язып, фотога төшереп бардым, хаҗ кылучылар белән аралашып , шулай ук Согуд Гарәбстан шәһәрләрендә тормыш алып барулары турында кызындым. Россиягә кайтуга китап язырга тотындым, хәзергә ул электрон вариантта әзер”.

2016 ел азагына автор рус телендә язылган 132 битлек һәм 48 төсле фото урнаштырылган китапны бастырып чыгырырга исәпли. (Фотоларда кеше портретлары юк). Монда шулай ук Антон Кротовның үзенең ислам кабул итү турында язмасы һәм Хаҗ тарихы урын алган.

Автор китап мөселманнарга гына түгел шулай ук, Согуд Гәрәбстанындагы көндәлек тормыш, Хаҗ кылу йолалары турында кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак дип уйлый. Дин тотучыларга Хаҗга барганда үзең белән ниләр алырга, нинди кыенлыкларга әзер булырга, мөселман булмаганнар диндә булучыларның яшәеше, алар ни белән шөгыльләнгәнне белер дип саный ул.

Китапны объектив итү өчен автор аны Хаҗ кылган мөселманнарга, шулай ук мөселман булмаганнарга да укырга биргән булган.

Автор әйтүенчә рус телендә язылган мондый китаплар бик аз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев