Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рус телле татар язучысы Булат Ханов “Лицей” әдәби премиясе лауреаты булды

Казан егете, рус телле татар язучысы Булат Ханов “Дистимия” исемле повесте өчен А.С.Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясенә ия булды. Бу хактагы мәгълүмат премиянең рәсми сайтына урнаштырылган. Булат Ханов "Проза" номинациясе буенча өченче урында. Лауреатларга премия А.С.Пушкинның туган көнендә Мәскәүнең Пушкин мәйданында тапшырылган.
  • А.С.Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясе 2017 елда гамәлгә куелган һәм ул 15 – 35 яшьлек рус телендә язучы авторларга тапшырыла. Быел 3000нән артык әдәби әсәрдән экспертлар советы 20 әсәрне сайлап алган иде. Әлеге авторлар май аенда игълан ителде. Премиягә өч яшь шагыйрь һәм өч яшь язучы ия булган. Призерларның уртача яше – 29 яшь.
  • Фондның приз фонды – 4,8 млн. сум. Һәр ике номинациядә дә беренче урынга акча призы 1,2 млн. сум, икенче урынга – 700 мең сум, өченче урын – 500 мең сум.
Рус телле татар язучысы, “Большая книга” милли әдәби премия лауреаты Шамил Идиатуллин әлеге конкурсның бик дәрәҗәле булуын әйтә: “Бәлки яшь язучылар өчен дөньядагы иң зур приз фондлы конкурстыр әле”, - ди ул. Шамил Идиатуллин үткән ел жюри әгъзасы булган. Булат Хановның “Дистимия” повестен “Лицей” әдәби премиясенең рәсми сайтыннан укырга мөмкин: http://pushkinprize.ru. Әсәр 18+ тамгасы белән басылган.
Татар-информ
Фото: соцсети, pushkinprize.ru
Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев