Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Рус телендә милли әдәбият була ала дип саныйм" - Илдар Әбүзаров

Рус телендә иҗат итүче Илдар Әбүзаров үзен татар язучысы дип саный. “Мин рус телендә милли әдәбият була ала дип саныйм, чөнки әдәбият – ул тел генә түгел, ул ментальлек, идеология, этик һәм эстетик код”, - дип шәрехләде үз фикерен Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә рус телле татар милләтле язучылар турында кузгатылган бәхәскә җавап итеп.

Илдар Әбүзаров Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән.

“Кеше татар телен белмәскә дә мөмкин, әмма ул теге яки бу милли тирәлектә тәрбияләнә”, - ди Илдар Әбүзаров. “Инглиз телендә милли әдәбият булган кебек, рус телендә дә милли әдәбият булуына иманым камил”, - дип ассызыклый Илдар һәм мисалга ирланд әдәбиятын китерә: “Алар инглиз телендә язалар, әмма үзләрен ирланд дип саныйлар. Бөек ирланд әдәбияты дигән феномен бар, - ди ул. - Австралия, канада һәм америка әдәбияты да - инглиз телендә”.

"Корбан-роман" фильмыннан кадр. Режиссер - Салават Юзеев.

Илдар бу фикерен узган ел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылган “Җәдид-фест”тагы очрашу вакытында да әйткән, китапларын нәшер иткәндә, псевдоним алмыйча, үзенең татар фамилиясе белән чыгару ягында булуын да ассызыклап үткән иде. Илдар Әбүзаров – Мәскәүдә яшәп, рус телендә иҗат  итүче язучы. Нижгар татары, тумышы белән Түбән Новгородтан. "Яңа Пушкин" премиясе лауреаты. «Осень джиннов», «Корбан-роман», «Хуш», «Агробление по-олбански», «Мутабор» һәм башка китаплар авторы. «Хуш» романы «Милли бестселлер» һәм «Большая книга» премияләренең лонг-битенә, «Мутабор» романы «Милли бестселлер» премиясенең шорт-битенә кертелгән. Әсәрләре алман, чех, швед телләренә тәрҗемә ителгән. Авторның «Корбан-роман» повестен файдаланып, режиссёр Салават Юзеев фильм төшерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев