Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан Казанда бәйрәм чаралары узачак

6 июнь - Рус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн. Шул уңайдан Казанда бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Иртәнге сәгать 9да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узачак. Ә 10.00дә республика җитәкчелеге катнашында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу ниятләнгән. 10.30дә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт башлана.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев