Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Рус һәм татар телләрен тигез күләмдә укыту Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми" - Разил Вәлиев

23 октябрьдә Махачкалада Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты оештырган Бөтенроссия киңәшмәсе үз эшен башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Дәүләт Думасы, төбәк парламентлары депутатлары, галим-педагоглар, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Дагыстан башкаласында гомуми белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында фикер алышты. Анда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә катнашты. Секцияләрнең берсендә “Россия халыклары теле һәм мәдәниятен заманча Россия мәгариф системасында өйрәнү һәм укыту: тәҗрибә һәм перспективалар” темасы булды. Пленар утырышта Разил Вәлиев Татарстанда дәүләт телләрен һәм туган телне өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Искәртеп үтик, Россия Президентының республикаларда дәүләт телләрен һәм туган телне ирекле өйрәнүне тикшерү йөкләмәсе Россия милли субъектларында җәмәгатьчелекнең зур борчылуын тудырды. “Россия Федерациясендә белем бирү турында”гы федераль канун республикаларда дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту мөмкинлеген күрсәтә, - диде Разил Вәлиев. - Татарстанда “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы һәм “Мәгариф турында”гы кануннар нигезендә дәүләт телләре Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларына туры китереп, тигез күләмдә укытыла. 2004 елдагы Россия Конституция Суды карары бар, анда гомуми белем бирү системасында рус һәм татар телләрен тигез күләмдә укыту Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми, диелгән”. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе тикшерүчеләрнең, дәүләт телләрен уку планыннан кысып чыгарып, факультатив итеп калдырырга тырышуларына борчылу тууын җиткерде. “Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү” Федераль дәүләт белем бирү стандартларында һәм уку планы вариантларында предмет өлкәсендә билгеләнмәгән. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Конституциясендә һәм федераль канунда дәүләт телләрен ирекле рәвештә өйрәнү турында да күрсәтелмәгән. Хокукый коллизияләрне истә тотып, Разил Вәлиев Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль канун тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе республикаларында дәүләт теллләрен өйрәнү һәм укыту мөмкинлеген тулы күләмдә тормышка ашыру механизмын булдыру чараларын кабул итүне рекомендацияләргә тәкъдим итте. “Россия Федерациясе республикаларында дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеген “Туган тел һәм туган тел әдәбияты” предмет өлкәсендә яисә үзлектән мәҗбүри предмет өлкәсе сыйфатында теркәүне һичшиксез күрсәтергә кирәк, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профильле комитет җитәкчесе. – Бүген без Россия Федерациясендә тынычлыкта һәм үзара аңлашып, милләтара багланышларны кискенләштермичә яшәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Телләрне өйрәнү, бигрәк тә дәүләт телләрен – гомум килешүне саклый торган алымнарның берсе”.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев