Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын 19 татарстанлы бирә алмаган

19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь балл җыя алмаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Искәртеп үтик: рус әдәбиятыннан кимендә 32 балл җыярга кирәк иде. Беренче Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен БДИның мәгълүмати ярдәм порталында һәм Республика белем бирү сыйфаты үзәге сайтында белергә була. Моның өчен паспорт мәгълүматларын һәм төбәкне кертергә, ә Республика мәгариф сыйфаты үзәге порталында өстәмә рәвештә мәктәпнең алты санлы кодын кертү зарур. База дәрәҗәсендәге математикабуенча мәҗбүри БДИ нәтиҗәләре 16 июньдә билгеле булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев