Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Румыниядә премьер-министр вазифасына татар кешесе тәкъдим ителгән

Румыниядә премьер-министр вазифасына мөселман Севил Шайдех тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТАСС. Ул госманлы периодны өйрәнүче галим Кемаль Карпатның бертуганының кызы, дип яза социаль челтәрдәге аккаунтында сәясәт фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани фондының Исламны өйрәнү үзәге фәнни җитәкчесе Илшат Сәетов. Кемаль Карпат -  Добруджа татары. Илшат Сәетов хәбәренчә, ул Кемаль Карпат белән шәхсән таныш. ТАСС мәгълүматлары буенча, Севил Шайдех 2015 елдан регионара үсеш һәм дәүләт идарәсе Министрлыгында дәүләт секретаре булып тора. Аның кандидатурасын Социал-демократ партиясе һәм Либераллар һәм демократлар Альянсы тәкъдим иткән. Севил Шайдех - 1989нчы елдан соң Румыниядә кулын Коръәнгә куеп, присяга кабул иткән беренче министр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев