Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рухи ефәк юлы

Болгар шәһәрендә тарихи вакыйга булды – Болгар Ислам академиясе ачылды. Ачылу тантанасына республикабыз җитәкчеләре, дәрәҗәле федераль чиновниклар, район хакимиятләре башлыклары, мөфтиләр, мөхтәсибләр һәм башка мөселман кардәшлә­ребез җыелды. Тантанада чыгыш ясаган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнехановка һәм мә­расимгә җыелганнарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде. “Болгар Ислам академиясе илебез­нең ислам дине мәктәбе тра­дицияләрен яңар­тырга, мө­селман мәгъ­рифәтен үстерү­нең гомумроссия үзәгенә әйләнергә тиеш. Анда югары квалификацияле дин эшлек­леләре әзер­ләнәчәк, җитди фәнни-тик­шеренү эшләре алып барылачак, киң колачлы социаль, мәдәни, агарту, мәгълү­мати проектлар тормышка ашы­рылачак. Академияне тәмам­лап чыгучылар­ның уни­каль белемнәргә ия буласына, мөселман җәмгыяте­нең те­рәге­нә әйләнәсенә, үз­ләре­нең хезмәте белән иле­бездә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклауга ярдәм итәсенә ышанам“, – диелә анда. Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неха­нов та академиягә зур өметләр баглавын белдерде. “Корбан бәйрәме көннәрен­дә Болгар Ислам академиясен ачабыз. Бу вакыйга  бик истәлекле көн булып хәтердә калыр. Республикабыз өчен генә түгел, илебез өчен дә тарихи көн бүген. Унбер гасыр элек бу җирдә бабаларыбыз ислам дине кабул иткән. Болгарда ислам академиясе ачып әлеге биеклекне кайтарырга омтылачакбыз. Алла­һы Тәгалә киләчәктә дә безне рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде”, – дип, ул әлеге олуг эшне башлап йөргән Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, бу башлангычны хуплап чыккан РФ Президенты Владимир Путинга, Болгардагы Ак мәчетне һәм академия бинасын төзүгә саллы өлеш керткән өммәттәшебез Алишер Усмановка рәхмәт әйтте. – Инде бина бар, хәзер аңа җан кертергә, Курсави, Мәрҗани кебек бөек остазларыбыздан үрнәк алып, тырышып укырга, өзелгән тра­дицияләрне ялгарга ки­рәк. Чын га­лимнәр булып җитеш­сәгез иде, – дигән ихлас теләген җиткерде Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗе­т­дин. Шунысы да мөһим: кичә Болгарда “Рухи ефәк юлы” дигән II халыкара гыйльми-илаһият конференциясе дә ачылды. Россия Федерациясе, Кытай һәм Үзәк Азия илләрен колачлаучы, экстремизмга каршы тору һәм алтын урталык идеясен алга сөрүче әлеге халыкара чараны башлап, оештырып йө­рүчеләрнең берсе булган Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин исә Болгар Ислам академиясенең илебез күлә­мендә генә түгел, барча ислам дөньясында күренекле урын алачагына, үрнәк уку йорты булачагына ышанычын белдерде. Инде өч баскычлы ислам мәгариф системасы булдырылды. Мәдрәсә, ислам институты тәмамлап укуларын тагын да дәвам итәргә хыялланган, дини гыйлем­нәрен тагын да чарларга, ислам фәннәре биеклекләрен яуларга теләгәннәр өчен хә­зер үз илебездә дә мөмкин­лек бар. Ачылу тантанасы башланыр алдыннан академия шәкертләренә студент билетларын тапшыру вакытында да моны тоемларга була иде. Бүгенгә магистратурага – 27, докторантурага 9 кеше кабул ителгән (хаҗдан кайткач әле тагын 15 кеше килеп имтихан тотачак; шуларны да исәпкә алганда академия шәкертләре иллеләп кешене тәшкил итәчәк). Академия шәкертләренең күп­челеге күптәннән белгән танышларым – үзебезнең талантлы, эзләнүчән мөгаллим­нә­ребез икән дип сөенеп кайттым мин Болгардан. Әлеге егетләр арасында Мисырда, Индонезиядә магистратура  тәмамлаган егет­ләр дә бар. Хәзерге вакытта “Мө­хәм­мәдия” мәдрәсәсендә укытучы Хусам Абдрахман, Россия Ислам университеты проректоры  Рөстәм Нургалиев ислам фән дөньясында үз­ләрен күрсәтәчәк әле, иншалла! – Мин Каһирәдә “Әл-Әзһәр” университетында бакалавриатлыкка, аннан Югары ислам белемнәре институтында магистрлыкка укыдым, проректор булып эш­ләү дәверендә башка мөсел­ман  илләре университетларында да булырга туры килде. Әмма яшәү, уку шартлары ягыннан мондагы кебек уңайлыклар­ны күргә­нем юк иде әле. Бирегә төрле мө­селман ил­ләреннән мәшһүр профессорлар килеп гыйлем бирәчәк, Рос­сиянең танылган галим­нәре лекция­ләр сөйләячәк. Инде гыйлем алу, тырышлык үзе­безгә бәйле, – дип сөйләде безгә соңрак Рөстәм Нургалиев. Раббыбыз алган бе­лем­нә­регезнең бәрәкәтен күрер­гә, илебезгә, өммәте­безгә шат­лык-сөенечләр китергә­нен күрергә язсын, егетләр!    
Рәшит Минхаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев