Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ЮНЕСКО көннәрен үткәрү идеясен хуплады

Әлеге чара мәдәни мирасны саклауга яшьләрнең игътибарын җәлеп итәргә тиеш, дип искәртте ТР Президенты.

Татар-информ», Егор Никитин). 2020 елда Татарстан киң колачлы проект – республикада ЮНЕСКО көннәрен үткәрү өчен мәйданчык булырга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКО генераль секретаре Одри Азуле белән очрашуы вакытында шундый тәкъдим яңгырады.

Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов республикага визит белән килгәне өчен Одри Азулега рәхмәт белдерде һәм Татарстан территориясендә өч объектның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүен искәртте. Шуннан соң ул кунакка республика һәм ЮНЕСКО арасында инде күп еллар дәвамында алып барыла торган уртак нәтиҗәле эшчәнлек хакында сөйләде.

Алга таба РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы рәисе Михаил Федотов (ул моңа кадәр ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте буенча Халыкара консультатив советында әгъза булып торды) сүз алды. Ул Одри Азулега 2020 елда республикада ЮНЕСКО көннәрен үткәрергә тәкъдим итте.

Әлеге инициативаны Рөстәм Миңнеханов та хуплады. «2020 елда Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тула. Шушы кысаларда вакыйгаларны берләштерергә мөмкин», - диде ТР Президенты.

Республикада ЮНЕСКО көннәренең заманча форматта узуы зур әһәмияткә ия, дип искәртте ул. Миңнеханов сүзләренчә, әлеге чаралар креатив булырга, яшь буынны тарихи һәм мәдәни мирасны саклау темасына җәлеп итәргә тиеш.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Одри Азулега проектларның барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев