Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады

Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.

("Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кеше махсус түләү алачак. Әлеге стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм башка уку йортлары студентларына бирәчәкләр.

Стипендия күләме аспирантлар өчен 33 мең сумнан артык, югары уку йорты студентлары һәм курсантлар өчен 27 мең сумнан артык, урта махсус уку йорты укучылары өчен 16 мең сумнан артык була, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев