Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте

Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды.  
Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.
Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем үтенечем - бу хәлгә аңлап каравыгызны сорыйм, диде Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев