Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов газ җиһазына хезмәт күрсәтә торган оешмаларга контрольне арттырга кушты

Рәфкать Кантюков йорт хуҗаларының газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары булуын әйтте.

Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газ җиһазларына хезмәт күрсәтә торган компанияләрнең эшенә аеруча игътибар итәргә һәм аларның эш сыйфатына контрольне көчәйтергә кирәк дип саный. Ул ТР Дәүләт торак инспекциясен һәм прокуратураны бу эшкә кушылырга чакырды. Бу турыда Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Газ белән бәйле һәр җиһаз җимерүгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә тиешле квалификациягә ия булмаган кешеләрне эшкә җәлеп иткәндә. Бу темага карата катгый булырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков белән республикада өйдә һәм фатирда газ җиһазларын куркынычсыз куллану белән бәйле төп проблемалар буенча фикер алышты.

Компания абонент белән килешү нигезендә 1,4 млн чамасы фатирга һәм торак йортта газ җиһазларын ремонтлый, хезмәт күрсәтә. «Газпром трансгаз Казань»ҖЧҖ нән тыш, төбәктә тагын 294 махсус оешма эшли. Рәфкать Кантюков сүзләренчә, бу оешма хезмәткәрләренең квалификациясе түбән, аларның  эшчәнлеген контрольдә тоту механизмы норматив документларында тиешлечә теркәлмәгән.

Рәфкать Кантюков соңгы вакытта йорт хуҗалары газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту очраклары ешаю турында әйтте. Узган елда  8 мең 411 клиентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтеп булмавын сөйләде.

Газ корылмаларының срогы чыгу сәбәпле алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Якынча исәпләүләр буенча, 123 меңнән артык газ плитәсе, 31 меңнән артык газ колонкасы һәм 15 меңнән артык җылыту казанын алыштырырга кирәк. Рәфкать Кантюков газ җиһазларын бары тик белгечләрне җәлеп итеп кенә алыштырырга кирәклеген искәртте.

Фото: архив/Александр Эшкинин

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев