Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты

«Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне шәхси контроленә алды. Аның тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм аларны Татарстанның дәвалау учреждениеләренә китерү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.

Татарстан табиблары Башкортстанда һәлакәткә юлыккан автобуста зыян күрүчеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтәчәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне шәхси контроленә алды. Аның тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм аларны Татарстанның дәвалау учреждениеләренә китерү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген транспортта илтү рөхсәт ителгән барлык зыян күрүчеләрне дә Татарстан хастаханәләренә китерәчәкләр. Кирәк булган очракта, ТР Президенты йөкләмәсе белән бу эшкә санитар авиация дә җәлеп ителәчәк», – диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов барлык зыян күрүчеләргә дә оператив ярдәм иткәннәре өчен Башкортстандагы коллегаларына рәхмәт белдергән. Шул хактагы телеграмма Башкортстан Башлыгы адресына юлланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/15/189811/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев