Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ростов өлкәсе татарлары Сабан туен бәйрәм итәчәк

Ростов өлкәсе татарлары Сабан туен 20 майда бәйрәм итәчәк. Сабан туе Ростов шәһәренең “Плевен” паркында узачак, дип хәбәр итә өлкәнең “Якташлар” Татар-башкорт мәдәни үзәге. Милли бәйрәм ел саен өлкә хакимияте теләктәшлегендә, "Якташлар" үзәге тарафыннан оештырыла. Бу якта татарлар күптәннән яши. Татарларны берләштерү, халыкның мәдәниятен, традицияләрен саклау максатын тоткан “Якташлар” үзәге 2003 елдан эшләп килә. Аның Таганрог, Аксай, Волгодонск, Морозовск һәм башка районнарда вәкиллекләре дә бар. Үзәк карамагында 2009 елдан татар газета, китап һәм журналларын таратучы “Сабантуй” оешмасы, 2010 елда “Алтын” халык биюе ансамбле ачылган. 2017 елның Сабан туенда капчык киеп, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, баганага менү, капчык белән сугышу кебек традицион милли уеннар, халык һөнәрчелеге ярминкәсе уздырылачак, бәйрәм сәхнәсендә җырлар-биюле программа тәкъдим ителәчәк. Көрәш ярышы да булачак. Ат чабышлары да көтелә – балалар механик атларда узышачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев