Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Самара шәһәренә эш сәфәре кылачак

ТР Хөкүмәтенең рәсми сайты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Самара шәһәренә эш сәфәре планлаштырылуы турында хәбәр итә. Эш сәфәре кысаларында Президент «Самара Арена» стадионын карап чыгарга да ниятли. Исегезгә төшереп үтәбез, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының бер уен мәйданының генераль подрядчигы «ПСО «Казань» Татарстан компаниясе. Стадион 2017 елның декабренә тапшырылырга тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев