Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнехановка Камал театрын реконструкцияләү вариантлары тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов театр бинасы янындагы мәйданны, шулай ук театр фойесын һәм балконнарын карады. Татарстан Президентына Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын реконструкцияләү вариантлары тәкъдим ителде. Реконструкция, барыннан да элек, театрга өстәмә мәйданнар – репетицияләр залы, җитештерү бүлмәләре – булдыру өчен ясала. Проектлар буенча аңлатмаларны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм проектлау компаниясе белгечләре биреп барды. Театрның Казан үзәгендә Кабан күле буенда урнашкан хәзерге бинасы советлар чоры постмодернизмы үрнәге булып тора. Реконструкция проекты исә биеклек буенча чикләнгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикага бинаны реконструкцияләүдә төгәл бурычларны хәл итәрлек – репетицияләр һәм җитештерү базаларын киңәйтерлек функциональ проект кирәк. Моннан тыш, бинаны, чыннан да, тамашачылар өчен дә, актерлар труппасы өчен дә уңайлырак булырлык итеп тәртипкә китерергә кирәк, дип басым ясап әйтте ул. Бинаның кыяфәтен, стилистикасын саклап калу да мөһим, диде Татарстан Президенты. Аның фикеренчә, ландшафт һәм әйләнә-тирә мохит үзенчәлекләрен дә исәпкә алу мөһим, ник дигәндә, театр шәһәрнең Кабан күле буенда урнашкан. “Бүген булганның кадерен белергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов, – Халыкта Камал исемендәге Татар театрына ихтыяҗ бар, спектакльләре тамашачыларда кызыксыну уята. Театр бинасы исә шәһәр архитектурасын бизи, һәм хәзер Казанны һәм Кабан күле яр буен мондый истә кала торган түбәле бинадан башка күз алдына да китереп булмый”. Реконструкция проекты буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева катнашты. Фикер алышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Камал театры каршындагы мәйданнан алып Кабан күле системасының яр буйларын карап чыктылар. Искәртеп үтәбез: Кабан күле яр буйлары да реконструкцияләнәчәк. Эш барышында экологик тотрыклылыкны, территорияләрнең бәйлелеген, шәһәр халкының иркенләп килеп, уңайлы ял итә алу мөмкинлеген булдыру исәпкә алыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев