Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашкан. Очрашу Париж шәһәрендә ЮНЕСКО офисында узган. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Ирина Боковага очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдереп, ЮНЕСКО белән Татарстан Республикасы арасында хезмттәшлек күп еллар дәвам итүе турында искәрткән. Алга таба алар кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек итү турында сөйләшкән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан киләсе елның июнь аенда физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм җитәкчеләрнең алтынчы халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) югары дәрәҗәдә уздырырга тырышачак.

Очрашуда Россия Федерациясенең Франциядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов, Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башка рәсми затлар катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев