Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов югары квалификацияле кадрлар әзерләү әһәмиятен искәртә

Агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә – бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип билгеләп узды. “Күп эш башкарыла, әмма квалификация күтәрү институты базасында Корпоратив университет булдыру кирәк. Анда зур тәҗрибәгә ия кешеләр белем бирергә тиеш”, - дип ул “Алабуга” махсус икътисади зонасында булдырылган Корпоратив университетны мисалга китерде. “Анда резидент компания вәкилләре, дөньяви дәрәҗәгә ия менеджерлар эшли һәм икътисади зона өчен кирәкле белгечләрне әзерли. Мондый мәйданчык кирәк”, - дип белдерде Президент. Аның әйтүенчә, бүген күп кенә эре сәнәгать компанияләренең, шул исәптән “Татнефть”нең дә корпоратив университетлары бар. “Авыл өчен кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул махсус урта уку йортлары ролен дә арттырырга кирәклеген билгеләп узды. “Кешеләр бар нәрсәне хәл итә, алар булмаса бернәрсә эшләп булмый, шуңа күрә аларны әзерләргә кирәк”, - ди ул. Президент фикеренчә, муниципаль берәмлек башлыгы, предприятие җитәкчесе белән берлектә, кемнең, кайда һәм кайчан укыячагы белән тирәннән шөгыльләнмәсә, бу тема һәрвакыт киеренке булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев