Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы генераль консулы Ференц Контра белән очрашты

Бүген Казан Кремленең Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Президентның эш кабинетында булган очрашуда Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында, Татарстан һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү турында сүз барды. Татарстан белән Венгриянең эшлекле элемтәләрен ныгытуга ныклы нигез салынган, дип билгеләп үтте анда Ференц Контра.

Бүгенге очрашуда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың Инновацион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы 2015 елның апрелендә ачылганлыгын искәртеп үтик.

  Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев