Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың биш районында кош гриппы буенча карантин кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында кош гриппы буенча карантин кертелде. Указ нигезендә, Апас районының Каратун тимер юл станциясе бистәсе һәм Кече Күккүз авылында, Чүпрәле районының Шланга авылында, Кайбыч районының Ульянково авылында, Тәтеш районының Вожжи авылында - берәр, шулай ук Кама Тамагы район үзәгендә өч хуҗалык эпизоотик чыганак дип табылган. Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда әлеге пунктлар территориясенә чит-ят кешеләр һәм транспорт кертелмәячәк, имин булмаган пункттан чыгучы юллар һәм сукмаклар ябылачак. Шулай ук авыру кошларны сую һәм күмү эше оештырылачак, чиргә тиз бирешүчән кош-корт юк ителәчәк. Моннан тыш, кош-корт, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр кертелә.
Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев