Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов туристларга Казанны "биеклектән" күрсәтергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристларга Казанны "биеклектән" күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр советының видеоконференция режимындагы утырышында әйтте. Утырыш этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын һәм рекрацион зоналарны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Татарстан Президенты искәрткәнчә, узган ел республикага туристлар агымы 2,7 миллионнан артып киткән. Шул рәвешле, 5 елда үсеш 70 процент тәшкил иткән. "Бу күрсәткеч Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Кырым һәм Мәскәү өлкәсе кебек туристлык үзәкләренең үсеш темплары белән чагыштырырлык", - диде ул бу уңайдан. Татарстан 17 төбәк исәбендә  Болгар һәм Свияжск туристлык-рекрацион базалары булдыру буенча "РФ Эчке һәм күчмә туризмны үстерү" федераль максатчан программасына кертелде, дип билгеләп үтте ТР Президенты. "Программа буенча 2018 ел ахырына кадәр 250 гә якын өстәмә эш урыннары булдыру, туристлар агымын елга 900 мең кешегә кадәр арттыру планлаштырыла. 2017 ел ахырына Свияжскида өстәмә 140  эш урыны балдырылачак, туристлар агымын елына 400 мең кешегә кадәр арттыру ниятләнә", - дип аңлатма бирде ул. Этнографик туризмның роле һәм ихтыяҗы арта, бу этник төрлелек кимү белән дә бәйле. "Этнотуризм традицион хуҗалык икътисадын саклау һәм үстерүгә уңай йогынты ясарга, кече шәһәрләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ныклы үсеш факторы булырга мөмкин, - диде ул. - Республикада кулланылмаган резервлар күп: бай фольклор, музыка, декоратив-гамәли сәнгать, милли ризыклар. Төбәкнең агрокультурасы белән кызыксынучы туристларны безнең авыл хуҗалыгының уникальлеге, туклану продуктларының экологик яктан чиста булуы җәлеп итәргә мөмкин". "Әлегә туристларны объектлар турындагы матур буклетлар белән тәэмин итү мәсьәләсе йомшак хәл ителә, безнең риваятьләрне, кызыклы тарихны, әкиятләрне чагылдыргын басма продукция бик аз. Бу мәсьләләләрне һәр муниципаль районда чишү таләп ителә, - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Президенты. - Анимацион программаларны кертү ихтыяҗы туды, бу юнәлеш ведомствоара ныклап эшкәртүгә мохтаҗ", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада ярдәм кирәк булган актив кешеләр күп. Шулай итеп, утырышта Яшел Үзән районы Исак авылының «Татар авылы» ачык һавадагы Татар этнографик музеен туристлык маршрутларына кертүне сорап музей директоры Дамир Камалетдинов мөрәҗәгать итте. "Уңышлы үрнәкләрне күрсәтергә кирәк, алар Биектау, Питрәч һәм Лаеш районнарында бар. Бу темаларга киңрәк карау сорала, мөмкинлекләр бик зур. "КАМАЗ", Казан вертолет заводы һәм башка объектлар белән кызыксыну зур. Миңа түбәгә менү маршруты төзү турында мөрәҗәгать иттеләр, йөкләмә бирдем. Казанда акча түләп, шәһәрне биеклектән карау маршрутларын оештырырга мөмкин. Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев