Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "ТР иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре" III республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре" III республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Тантана республиканың Хөкүмәт йортында үтте. Бәйге Татарстан Президенты Указы нигезендә 2014 елда гамәлгә куелган. Аның максаты - дәүләт хезмәткәрләрен мотивацияләү, иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләү. Быелгы бәйгедә республиканың 29 дәүләт органыннан 68 хезмәткәр катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Конкурсантлар законнарны белүдә, татар, рус һәм чит телләр белүдә көч сынашкан, аларның шәхси һәм һөнәри компетенциясе дә бәяләнгән. Иң күп балл җыйган 34 конкурсант Республика конкурс комиссиясенә үз эшләрен тәкъдим иткән. Конкурс комиссиясен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкли. Бүген 10 иң яхшы эш авторы Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев