Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты белән очраша

Бүген иртә таңнан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһәренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килеп төште, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре программасына«Хәят» холдингы вәкилләре белән, «Гебзе» сәнәгать зонасында, «ERG Insaat» компаниясендә, «Төркия авиалинияләр»ендә оештырылган эшлекле очрашулар кертелгән. Сәүдә-икътисадый үсеш преспективалары буенча фикер алышулар Төркия-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркиянең икътисад министры Ниһат Зәйбәкҗи белән очрашуда каралачак. Көннең икенче яртысында Төркия Республикасы Президенты Сараенда Төркия Республикасы Президенты Рәҗап Тайип Эрдоган белән рәсми очрашу планлаштырылган. Эшлекле сәфәр программасы буенча Төркия Республикасы Премьер-министры Биналы Йылдырым белән, Төркия Республикасы Эчке эшләр министры Мәүлет Чавушоглу һәм Анкара шәһәре Мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар көтелә. Рөстәм Миңнеханов Ататөрек мавзолеена кереп Төрек Республикасына нигез салучыга чәчәкләр салачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев