Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Ашхабадның “Огузхан” сарае комплексында очрашып сөйләште. ТР башлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Дәүләт бәйрәме булган Төрекмәнстан бәйсезлеге көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны бәйсезлекнең 25 еллыгы белән котлады, дәүләт эшчәнлегендә алга таба да уңышлар, ә Төрекмәнстан халкына алгарыш һәм чәчәк ату теләде.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларындагы Татарстан сәнгать осталары концертын аерым билгеләп үтте. Миңнеханов коллегасына чараларда ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт әйтте һәм мәдәният, фән, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне җәелдерүгә ышаныч баглады. Татарстан һәм Төрекмәнстан халыклары тарихи рухи-мәдәни яктан гына түгел, нәтиҗәле сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә дә тыгыз бәйләнгән, дип басым ясап әйтте ул. Татарстан делегациясенең килүе Россия Федерациясе белән Төрекмәнстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүдә тагын бер адым булачагына ышаныч баглады.

Искәртеп үтәбез: Татарстан Төрекмәнстан белән сәнәгатьнең шактый тармагында хезмәттәшлек итә. Илдә Татарстанның “КАМАЗ”, “Татнефть”, КЭР-Холдинг кебек әйдәп барган компанияләре вәкиллекләре эшли һәм уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Мисалга, 2014 елда “КАМАЗ” ГАҖ җитештергән 1492 берәмлек техника сатып алу турында килешү имзаланган иде. Хәзерге вакытта контрактта каралганнар буенча эш төгәлләнү алдында.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан сәүдә-икътисад юнәлешендә мөнәсәбәтләрне тагын да җанландыру яклы. Аерым алганда, машиналар, автомобильләр, суднолар төзү тармакларында; энергетика, нефть, газ, химия комплексында; югары технологияләр, мәгълүматлаштыру; текстиль һәм азык-төлек сәнәгате; авыл хуҗалыгы; сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәләрендә. Татарстан Президенты Ашхабадның яңа аэропорты белән соклануын белдереп, хәзер Казан белән Ашхабад арасында туры рейслар булдыруга ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов сүзләренчә, Төрекмәнстан Хөкүмәтендә яңа рейсларга дәгъвалар карала, һәм Казан – алар арасында.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовны Татарстанга килергә һәм Төрекмәнстан вәкилләрен киләсе елда май аенда булачак традицион “Kazan Summit 2017” халыкара форумында катнашырга чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев