Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Тирес ничек зарарлы калдык булсын!"

Билгеле булганча, 2016 нчы елның 1 нче июленнән терлекчелек һәм кошчылык өлкәсендә эшләүче эре комплексларның тиресне эшкәртү җайланмалары булмаган очракта, аларны штрафка тарту карары кабул ителде. Тиреснең зарарлы калдыклар категориясенә керүен һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыруын күздә тотып, лицензия булу мәҗбүри итеп куелды. Бу мәсьәлә буенча бүген Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында "Экологик мәсәьәләләр үзәге" ҖЧҖ генераль директоры Эльвира Корбанова чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта бары тик эре комплексларда гына тиресне утильләштерү җайланмалары булуын билгеләп узды, ә кайбер терлек үрчетүче эшмәкәрләрнең тиресне утильләштерү проблемасы булуын әйтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа карата үз фикерен җиткерде. "Безнең илдә нинди наданлыклар кабул ителә кайчак! Тирес ничек зарарлы калдык булсын ди, туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен ашлама бит ул! Эре комплексларны аңлыйм мин - лицензияләү кирәктер. Әмма хуҗалыкларга бу кагылырга тиеш түгел, болай да мөгезле эре терлек тотмаучылар бар, штраф та салынса, бөтенләй куркуга калачаклар", - дип белдерде республика башлыгы. Ул тирес җыелып ята торган урыннардан тыш та, экологларның тикшерерлек урыннары бихисап булуын әйтте, аларга законсыз чүплекләргә барырга киңәш итте. "Тирес ул никадәр озаграк сакланса, шулкадәр сыйфатлырак. Авылга кайтып, тиресне күргәне дә булмаган кешеләр шундый карарлар кабул итә! Әйтер сүз дә таба алмыйм бүтәнчә!" - дип тәнкыйть утына тотты. Модератор Рөстәм Миңнехановның бу сүзенә җавап итеп: "Бүген терлекләр иркен сулап куяр инде", - дип шаяртты. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов "Татар-информ" агентлыгына бу лицензияләүнең фермерларга, вак предприятиеләргә кагылмаячагын әйтте, чөнки аларның тиресләре 5 класслы калдыкларга керә. "Ә менә эре комплексларда технологияләр булу зарур  Тирес товарга әйләнергә тиеш, әгәр ул технологияләр ярдәмендә эшкәртелмичә, юеш килеш кырларга чыгарылса, җәзага тартачакбыз. Аеруча кош һәм дуңгыз тизәге куркыныч, бу 3 класс куркыныч категориясенә керә. Хосусый эшмәкәрләрне җәзага тартмаячакбыз. Авыл хуҗалыгында тормыш авыр булуын аңлыйбыз, аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырып, эшен генә катлауландырабыз. Аларның тиресе черемәгә әйләнә, шуңа күрә лицензия кирәкми", - дип аңлатты Фәрит Хәйретдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев