Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ачык акционерлык җәмгыятененең Директорлар советы утырышын үткәрде

Россия юлларының төп бәласе – кызудан, температура алышынып торудан, шиплы шиннардан һәм бозлавыкка каршы кулланылган реагентлардан колеяләр барлыкка килү. Бу проблеманы модификацияләнгән күкерт белән хәл итәргә була. Шул хакта бүген «Газпром ВНИИГАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газлы күкерт лабораториясе җитәкчесе Николай Мотин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятененең Директорлар советы утырышында җиткерде. Ул илдә нефть, газ эшкәртү арта барган саен бәясе арзанрак булган күкерт җитештерүнең үсә баруына игътибар иткән. Әлеге продуктны дөнья күләмендә яңадан җитештерү ниятләнә. Докладчы әлегә Россиядә булмаган модификацияләнгән күкерт җитештерүне булдыруны тәкъдим итте. Әлеге продукт, катнашмага коры килеш салынып, 30 процентка кадәр битумны һәм 100 процент цементны бәйләп торучы компонентны алыштыра ала. Рөстәм Миңнеханов әлеге проект белән кызыксынды, чөнки Татарстанда күкертне Түбән Камада ТАИФ-НК һәм ТАНЕКО предприятиеләрендә җитештерәләр. Президент Татнефть һәм ТАИФ компанияләре катнашында эшче төркем төзергә һәм әлеге мәсьәләне карауга кире кайтуны йөкләде. «Бүгенге көндә күкертне куллану әле безнең өчен актуаль түгел, әмма бәяләр төшүгә әзер булырга кирәк », – диде ул. «Юл төзүчеләрнең юллар озак хезмәт итсен дигән омтылышы юк, аларга иң мөһиме – акча туздыру», – дип билгеләп үтте шулай ук Рөстәм Миңнеханов. А.В.Топчиев исемендәге Нефтехимия синтез институты директоры урынбасары Антон Максимов институт эшләгән технология буенча Алабугада эпихлоргидрин һәм эпоксидлы сумала җитештерү булдыруны тәкъдим итә. Бу продуктлар җитештерүдә мөһим булган композит материаллар булып торалар һәм әлегә Татарстанда булмаган композит кластеры барлыкка китерүгә этәргеч бирәчәкләр. Искәртеп үтик, «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү өчен төп композитлар – пыялалы җепселләр һәм углеҗепселләр җитештерә, тоташтыручы компонент юк. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне карауны Татнефть һәм ТАИФ компанияләренә йөкләде. Утырышта IBM компаниясенең симбиоз һәм индустриаль, мәгълүмати технологияләре ярдәме белән нефть табуның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында мәгълүматы тыңланды. Компания бу өлкәдә инде Татнефть белән хезмәттәшлек алып бара. Шулай ук 2017 елга Татарстан предприятиеләренә һәм нефть, газ, химия комплексы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына җибәрелүче углеводород чималы һәм нефть-химия продукциясе исемлеге расланды. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итүенчә, 2016 елда шушындый документ үтәлгән. Аеруча ул Миңнебай заводыннан Казаноргсинтез предприятиесенә этан җибәрүнең үсешен билгеләп үтте. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов утырышны йомгаклап, киләсе ел планнары арасында ТАИФ-НКда тирәнтен эшкәртү җайланмалары, ТАНЕКОда нефть эшкәртүне тирәнәйтү буенча алты яңа җайланма төзүне төгәлләүне атады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев