Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яшьләр көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә Россия яшьләр көне белән котлау урнаштырган. "Татарстан үзенең яшьләре белән горурлана ала! Яшьләрне һәм күңелләре белән яшь булучыларны котлыйм!" - дип язган республика лидеры. ТР Президенты шулай ук республика яшьләренә багышланган кыска видеоролик та урнаштырган. Искәртеп узабыз: Бүген Россиядә Яшьләр көне. Бәйрәм РФның беренче Президенты Борис Ельцинның  1993 елның 24 июнендә имзаланган "Яшьләр көнен бәйрәм итү турындагы" 459нчы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәм итү башлангычы белән РФ Яшьләр эшләре комитеты һәм Илкүләм яшьләр берләшмәләре советы чыккан. Яшьләр көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә бәйрәм ителә, аларның һәркайсы үзенең бәйрәм датасын билгеләгән. БМОның 1999 елның 12 августындагы резолюциясе белән расланган Халыкара яшьләр көне дә бар. Calend.ru материаллары буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев