Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга сайлауларда активлык күрсәткән өчен рәхмәтен җиткерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрь көнне узган РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыштагы Федераль җыенына депутатлар сайлауда активлык күрсәткәне өчен республика халкына рәхмәтен җиткерде.

"Сайлау участокларына барган һәм республикабызны яклаган барлык татарстанлыларга да рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясенең сайлауларда югары нәтиҗәләр белән тавыш җыюы - ул, дөресен әйткәндә, урындагы хакимияткә һәм аның тотрыклы социаль-икътисади үсештә булуда, милләтара һәм динара татулыкны һәм аңлашып яшәүне, җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклауда алып барган юнәлешенә зур ышаныч дигән сүз. Без Дәүләт Думасына "Татарстан Командасын" - үз эшләрен белеп башкаручы тәҗрибәле профессионалларыбызны һәм республикабыз патриотларын делегат итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикабыз Президенты яңа оешкан депутатлар корпусы татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль югарылыкта эффектив рәвештә кайгырта алачагына ышаныч белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев