Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерергә һәм эшкуарларга ярдәм итәргә вәгъдә итә

“Киләчәккә караш” дип исемләнгән кече һәм урта эшкуарлык форумында катнашкан өч мең кеше алдында Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерергә һәм эшкуарларга ярдәм итәргә вәгъдә итте. Бүгенге көндә Татарстанда 125 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык оешмасы теркәлгән. Быел гыйнвар-август аенда гына да яңа 1827 шәхси эшмәкәр үз эшен башлаган. Бу – үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Казанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган форум уза. Аның программасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, яңадан-яңа җитештерү мәйданнарын ачу, кече эшкуарлыкның эре эшкуарлык һәм дәүләт белән хезмәттәшлеген ныгыту, чималга бәйле булмаган экспорт өлкәсен, социаль эшкуарлыкны үстерү кебек күп төрле темалар буенча түгәрәк өстәлләр, утырышлар, мастер-класслар оештыру каралган. Мәсәлән, танылган продюсерның улы – эшкуарлык белән шөгыльләнүче кече Бари Алибасов миллиардерларча фикер йөртергә, ә “Синергия” бизнес-мәктәбе директоры Григорий Аветов максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтәчәк. “Син – эшкуар” Гомумроссия бәйгесенең төбәк этабына да форумда йомгак ясалачак.

Җыенның “Киләчәккә караш” дип аталуы очраклы түгел, ул кеше капиталына таянган 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру чараларын барлау максатын тота. Форумны оештыручы Татарстанның Икътисад министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, техник һәм технологик казанышлар заманында эшкуарлык кешенең сәләтен ачарга, тормышын үзенә, җәмгыятькә һәм, әлбәттә, дәүләткә файда китерерлек итеп корырга ярдәм итә. Ике көнгә исәпләнгән форумда Татарстанның гына түгел, Россия эшкуарлары да тәҗрибә уртаклашты. Пленар утырышта чыгыш ясаган “Деловая Россия” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Репик: “Татарстанда һәрвакыт киләчәк турында җиңел уйлана, әллә һавасы шундый инде... Республикада иҗтимагый тормыш гел кайнап тора, биредә икътисад, сәнәгать, мәгарифне, гомумән, төрле юнәлешләрдә үсеш алымнарын эзлиләр, шул исәптән эшкуарлык формаларын да арттыралар. Татарстан акыллы җитәкче белән уңды, республикада эшкуарлыкның мөһимлеген аңлыйлар һәм аны ничек итеп киңрәк җәелдерергә кирәклеген беләләр. Дөньяны әлли нинди санкцияләр, девальвацияләр тетрәткәндә дә татар зирәклеге Татарстанда тынычлыкны сакларга, тотрыклы үсеш тәэмин итәртә булыша”, – дип сөйләде. “Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерергә ярдәм итү” фонды генераль директоры Сергей Поляков та Татарстанның инновацияле эшкуарлыкка өстенлек биргән “Иннополис”, “Химград”, КИП “Мастер” кебек зур проектларын искә алып, бүгенге көндә эшкуарлыкны үстерү өчен инфраструктура коруга, белем бирү проектларына Татарстанда кебек башка бер төбәктә дә игътибар юк, дип искәртте. Әйтергә кирәк, Мәскәү кунаклары Россиядә беренчеләрдән булып 10 ел элек нигез салынган индустриаль парк – “Химград” технопаркы эшчәнлеге, Биотехнологияләр инжинирингы үзәге эшчәнлеген үз күзләре белән барып карады.

Россия Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Першин Казан форумында хәбәр иткәнчә, тиздән, сентябрь азагында Россия Президенты Владимир Путинга “Кече эшкуарлыкны һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” өстенлекле проекты тәкъдим ителәчәк. Ул Россиядә 2030 елга кадәр кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында төзелгән. Максим Пешкин форумда катнашучыларны да әлеге проектның эчтәлеге белән таныштырды.

– Эшкуарлык үсеш алсын өчен дүрт шарт булырга тиеш: инициативалы кешеләргә комачауламаска, булышырга, кызыксындырырга, мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Илбашы алдында тәкъдим ителәчәк өстенлекле проект нәкъ менә шушы бурычларны үти. Татарстан – аларны тормышка ашыра башларга иң әзерлекле төбәк, – дип тә ассызыклады Максим Першин. Форумда яңгыраган фикерләргә Рөстәм Миңнеханов җавап кайтарып, чыннан да, республиканың социаль-икътисади үсешендә федераль программаларны уңышлы тормышка ашыру үз өлешен кертүенә басым ясады. – Һәр яңа эш акча таләп итә, әмма иң мөһиме – талантлы кешеләр булсын. Алар эшне югары дәрәҗәдә алып барсын өчен белемнәрен күтәрергә, инфраструктура шартларын тудырырга, шулай ук инновацияләргә таянырга, көндәшле мохит кирәк. Бүген Швециядә халык 6 сәгатьлек эш көненә күчкән диләр, без дә ун елдан күчәрбез, ләкин әлегә көненә 12-15 сәгать эшләргә туры киләчәк. Эшнең нәтиҗәлелеге һәм җитештерүчәнлек буенча без әле көнбатыш хезмәттәшләребездән бераз калышабыз. Шулай да киләчәкне ачык күзаллыйбыз, 30нчы ел җиткәнне көтмәскә, инде биш елдан дөнья дәрәҗәсенә чыгарга тиешбез, – дип максатлар куйды Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов алга таба да эшкуарлыкка һәрьяклап ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Чыганак: http://intertat.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев