Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Нефть һәм газ — безнең илнең зур байлыгы. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары профессиональлелегез һәм җаваплылыгыгыз икътисадның нигезе булып тора, безнең ил гражданнарының иминлек һәм лаеклы киләчәге булып хезмәт итә», — диде Татарстан Президенты. «Быел Татарстан республикада нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауның 75 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бүген республиканың нефть, газ сәнәгате предприятиеләре җитештерү нәтиҗәлелеге, ресурс базасын үстерү темплары буенча безнең илдә лидерлык позициясен били. Татарстан элеккечә РФ нефть чыгару үзәкләренең запаслары буенча төп һәм перспектив нефть чыгару үзәкләреннән берсе булып тора», — диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ветераннарыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә тотрыклы социаль-икътисади үсешебезгә нык нигез салынды, ул исә безгә ышаныч белән алга барырга мөмкинлек бирә. «Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», — дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ
Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев