Рөстәм Миңнеханов: "Совет заманында рөхсәт булмаганда да "Питрау"ны бәйрәм итә идек"

Узган шимбә, ягъни 16 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә "Питрау" фестивален уздыра. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Питрау" бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унҗиденче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң алар милли биюле-җырлы композиция башкарды. Шуннан соң "Бермәнчек" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Мәйданга милли ризакларның берсе - күзикмәк тә чыгарылды. Аңа багышланган махсус җыр да ишетергә мөмкин иде. Соңрак тамашачылар каршысына "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучы кызлар чыкты. "Питрау" байрагы күтәрелгәннән соң, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде. "Питрау" фестивале ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник тәркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде", - диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклауларын билгеләп үтте. "Сезнең белән бергә "Питрау" бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында "Питрау" ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә "Питрау" Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде", - диде республика җитәкчесе һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Биредә бүген спорт ярышлары, милли уеннар, "Керәшен чибәре-2016"ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылган. Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итәчәк. "Питрау" таң беленгәндә салют белән тәмамланачак. Хокук саклау органнары вәкилләре "Татар-информ" агентлыгы корреспондентына сәгать 20.00 гә бәйрәмдә инде 10 мең кеше булырга өлгергәнлеге хакында әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: