Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Татарстан делегатлары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Татарстан делегатлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде. Фестиваль кысаларында Россия төбәкләренең “YOUTH EXPO” күргәзмәсе үтә. 10 көн дәвамында һәр төбәк үз казанышларын күрсәтә ала. Рөстәм Миңнеханов Tatarstan for YOUth күргәзмәсен карады. Биредә һәр көн аерым темага багшыланачак һәм Татарстан делегатлары төбәкнең туристик потенциалын, яшьләр сәясәте үсешен, сәнәгать һәм инвестиция куәтен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, Татарстан күргәзмә кысаларында инновацион шәһәр булган Иннополисны һәм Иннополис университетын, медицина технологиясенең алгарышлы проектларын күрсәтә. Шулай ук “КАМАЗ” проектлары (тренажерлар), “Эйдос-медицина” компанияләре дә тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов яшьләр форумы делегатларына уңышлар, чараларда, дискуссияләрдә, ял, спорт ярышларында актив булуларын теләде. Соңыннан барысы да бергәләп истәлеккә фотога төште. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида Россиядәге биеклектә урнашкан беренче Skypark маҗаралар паркында да булды. Skypark Сочи милли паркында урнашкан, ул Адлердан 11 чакрым ераклыкта, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә. Рөстәм Миңнеханов паркта Zipline аттракционына Ахштырь үзәнлегеннән Мзытма елгасы өстеннән очып үткән. Очыш арасы 700 метр, тизлек сәгатенә 70 чакрымга җиткән.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев