Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кабул итү мөрәҗәгать иткән гражданнар яшәгән муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтәсе режимында узды. Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бинасында (Казан, Кремль урамы, 12 йорт ) барды. Беренче булып Балтач районынан (Кариле авылы) килгән мөрәҗәгать каралды. Балачактан I төркем инвалид хатын-кыз Германиядә җитештерелгән инвалид арбасы алырга булышуны сорый. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин хәбәр иткәнчә, Чулпан актив яшәү рәвеше алып бара, шашка һәм шахмат буенча Татарстанның сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җыелма командасында чыгыш ясый. Шулай ук ул шигырьләр яза, 2004 елдан аның дүрт китабы чыккан. Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итүчене Германиядә җитештерелгән инвалид арбасы белән тәэмин итүне йөкләде. Бу бюджеттан тыш чыганаклар хисабына. Икенче булып Югары Осланнан (Сәет авылы) күп балалы атаның мөрәҗәгате каралды. Агымдагы елның язында 7 балалы гаилә юл һәлакәтендә әниләрен югалткан. Гаилә башлыгы автомобиль алуда ярдәм итүне сорый. Гаилә районда уңай яктан бәяләнә, шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар. Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләгә машина алуда ярдәм күрсәтүне йөкләде. Карар бюлжеттан тыш чыганаклар хисабына тормышка ашырылачак. Әлки районында (Чуваш Кичүе авылы) яшәүче хатын-кыз авыл мәктәбенә җиһаз алуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Аның балалары бу мәктәптә укый. 2014 елда республика программасы буенча мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, әмма иске җиһазлар калган. Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан бюджеты хисабына авыл мәктәбенә җиһаз алуны йөкләде. Рөстәм Миңнехановка шулай ук агымдагы елда мәктәп 100 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр иттеләр. Президент уку йортына юбилейны лаеклы каршылауны теләде.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев