Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр манзарасы" күргәзмә үзәге экспозицияләре белән танышты (фото)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр манзарасы"/"Городская панорама" күргәзмә үзәгендә булды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Күргәзмә үзәге Казанда (Дзержинский ур.,7) урнашкан, монда Казан шәһәре үсеше турында экспозицияләр куелган, шәһәр үсеше, аның архитектурасы һәм тарихы этаплары тәкъдим ителгән. Экспозиция белән танышу беренче кат холлында башлана – монда күргәзмә комплексының төп зоналары турында мәгълүмат тәкъдим итә торган экран бар, шулай ук Казан турында видеоролик күрсәтелә. Экскурсия барышында аңлатмаларны «Шәһәр манзарасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Ольга Вәлиева биреп барды. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар да катнашты. Икенче катта «Казан лабиринты» экспозициясе урнаштырылган – монда Казанның Иске Татар бистәсе тормышы белән танышырга мөмкин, витриналарга архив фотографияләре һәм башка документлар куелган. Күрше бүлмәдә – «Шәһәр өстеннән очып узу» аттракционы: сигез метрлы экран (видеодивар) очар кошлар биеклегеннән Казанның манзараи күренешләрен күрсәтә. Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата баручы затларга иске Казан турында һәм шәһәр гербында Зилант сурәте барлыкка килү тарихы турында анимацион фильм күрсәттеләр. Икенче катның бер бүлмәсе иске трамвай рәвешендә эшләнгән булуы белән үзенчәлекле. Өченче катта шәһәр макетлары урнаштырылган. Бу – хәзерге шәһәр төзелешенең 1:320 масштабындагы макеты, шәһәрнең 18 нче гасырдагы тарихи макеты 1:400 масштабында һәм 15-16 нчы гасыр Казан ханлыгы тирәсендәге территорияләр макеты 1:1000 масштабында бирелгән. Күргәзмә үзәгендә «Өстәлгән хакыйкать» аттракционы бар – монда килүчеләр видеодиварда бер-бер артлы алмашынып торганмтарихи персонажлар белән фотога төшә алалар. Кергән җирдә барысына да экскурсияне мөстәкыйль оештыру өчен индивидуаль колакчыннар белән бергә планшет-аудиогидлар тараталар. Кафе, балалар зонасы эшләячәк. Комплекста берьюлы 120 кеше була ала. Барлык экспозицияләр дә заманча цифрлы технологияләр кулланып эшләнгән. Тарихи материалны бик кызык тәкъдим иткәннәр, диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов. «Шәһәр манзарасы» үзәге барлык теләүчеләр өчен кайчан ачылачак, дип кызыксынды, кышкы каникуллар вакытында эшләсә, балалар бик кызыклы нәрсәләрне белерләр иде, диде Рөстәм Миңнеханов Киләчәктә «Шәһәр манзарасы» үзәгенә күп санлы туристлар, Казан кунаклары керер, республиканың муниципаль районнарында укучылар өчен экскурсияләр оештырылыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев