Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, соңгы еллардагы сәяси кыенлыкларга карамастан, Германия Россиянең стратегик партнеры булып кала. “Татарстанның уңайлы географик урыны проектларны безнең төбәктә гамәлгә ашырырга зур мөмкинлекләр бирә. Без бизнес өчен ташламалы шартлар тудырырга әзер”, - диде ул.

ТР Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Саксония арасында хезмәттәшлек итүдә юнәлешләр күп. “Безнең бизнес вәкилләренә элемтәләр ныгытуда барлык шартлар тудырырга кирәк”, -дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук республиканың икътисади, сәнәгать һәм инновация мөмкинлекләре турында сөйләде. Германиягә нефть-химия һәм машина төзелеше тармагы продукциясен кертү юнәлешендә Татарстан һәм Саксония хезмәттәшлегендә мөмкинлекләр күп, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук очрашуда инвестицияләр һәм инновация-җитештерү өлкәсендә, югары технологияләр, кече бизнес, машина төзелеше һәм нефть химиясе, сәламәтлек саклау тармагында, медицина продукциясен җитештерүдә, дарулар ясауда, авыл хуҗалыгы, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сүз барды.

Искә төшерик: Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих Татарстанга 28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр эш сәфәре кыла. Бүген көннең икенче яртысында Саксония делегациясе «КАПО-Композит» һәм IT-парк эшчәнлеге белән танышырга планлаштыра. Германия кунаклары Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан-Саксония инжиниринг үзәге ачылышында катнашыр дип көтелә. Иртәгә Саксония делегациясе «ЕлАЗ», «КАМАЗ» компанияләре һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасына эш сәфәре кыла.

Татарстанда  алман капиталы катнашында барлыгы 80нән артык компания теркәлгән. Алар исәбендә «Кнорр-Бремзе», «Цанрадфабрик», «Фойт», «Бремс һәм Ленксистеме», «Старраг Хеккерт», «РБЛ», «Линде», «Нагано», «Карнет», «Метро» һәм башкалар бар. Республиканың кайбер предприяләре һәм банклары Дрезднер-банк, Дойче банк һәм Коммерцбанк белән элемтәдә тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев