Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Сабан туе - бөтен Россия, чит илләр өчен дә якын бәйрәмгә әверелде"

Узган шимбә, ягъни 16 июль көнне Түбән Новгород шәһәрендә XVI федераль Сабан туе узды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев катнашты. Бәйрәм "Локомотив" стадионында пролог белән ачылды. Башта рус халык костюмнарында чыккан артистлар ике елга - Ока һәм Идел кушылуын гәүдәләндергән биюләре белән чыгыш ясады. Пролог барышында мәйданны ретро автомобильләр әйләнеп узды. "Су буйлап" халык җыры башкарылганда милли киемдәге артистлар чыкты. "Каравон" төсмерләре белән ачылган пролог бу мизгелләрдә инде Сабан туена охшый башлаган иде кебек. "Кап-коп", "Чишмәле" кебек уеннар биюләр аша тасвирланды. Җирне чәчүгә әзерләү, сукалау, аннары орлык чәчү, уңыш мул булсын өчен яңгыр яудыру күренешләре бию аркылы күрсәтелде. Быел татар халкының күп кенә күренекле шәхесләре - Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкованың тууына юбилей еллары билгеләп үтелүе әйтелде һәм шүрәлеләр биюе башкарылды. Мәйдан уртасына Сабан туенда катнашучы делегацияләр үз төбәкләренең әләмнәрен алып чыкты. Сабан туен рәсми рәвештә ачып җибәрү өчен сәхнәгә мәртәбәле кунаклар чакырылды. Алар хөрмәтенә мәйдан буйлап чәкчәкле арбалы ат атлады. Олег Мельниченко кунакларны РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сәламләде. "Сабан туе күп гасырлар дәвамында Идел буеның төрле халыкларын бер гаиләгә туплады. Безнең өчен ул күптән милләтара бәйрәмгә әверелде. Сабан туе һәрвакыт хезмәткә хөрмәтне, җиргә һәм үз мәдәниятеңә сакчыл карашны гәүдәләндерде...Бүгенге чара Идел буенда милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам", - диелә Бабич сәламләвендә. Валерий Шанцев чыгышын "Исәнмесез, кадерле дуслар!" дигән сүзләрдән башлады. "Барыбыз өчен дә бу иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп кенә милләтләр бүген нинди генә бәйрәмгә җыелса да, аны Сабан туе дип атый... Сабан туе Россия Федерациясе буйлап атлый", - ди Түбән Новгород губернаторы. Ул үзләренә 10 ел эчендә икенче тапкыр федераль Сабан туен үткәрү бәхете эләккәнен билгеләп узды. "Барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез Сабан туе белән тәбриклибез. Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Сабан туе матур узсын!" - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов халыкка. Ул бүген Сабан туеның татар халкы өчен генә түгел, бөтен Россия, чит илләр өчен дә якын бәйрәмгә әверелүен билгеләп узды. Татарстан Президенты быел Сабан туеның Россиянең 57 төбәгендә һәм 27 чит илдә узуын хәбәр итте. "Сабан туенда без үзебезнең телебезне, динебезне, уңганлыгыбызны, гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез",- дип белдерде Президент. Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туе хуҗасы Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевка, аны оештыруда катнашкан Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. "Киләчәктә шундый бәйрәмнәрдә җыелырга насыйп булсын", - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын. Татар халкы мәдәнияте һәм традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, Түбән Новгород өлкәсенендәге татар милли-мәдәни автономияләр советы вәкилләренә ТР Президентының Рәхмәт сүзе игълан ителде. Түбән Новгород татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизовка ә "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычлары тапшырылды. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары-статс-секретарь Павел Семенов агентлык җитәкчесе Игорь Баринов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. "Милли бәйрәмнәр киң ачылган ишекләр күк безне уникаль мәдәният дөньясына алып керә, халыкның тардицияләре белән танышырга, рухи байлыгын тоярга мөмкинлек бирә", - диелә сәламләүдә. Кунаклар Татарстанның Түбән Кама утарында булды, анда үткәрелгән махсус Сабан туйны тамаша кылды. Рөстәм Миңнеханов журналистларга бүгенге Сабан туйның көнкүрешне күрсәтү, туганнар, дуслар белән очрашу мөмкинлеген бирүче бәйрәм булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, Сабан туена яңа ярышлар өстәлсә, ниндидер яңа элементлар кертелсә дә, аның эчтәлеге язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган бәйрәм булып калырга тиеш. Президент Түбән Новгород өлкәсендә 45 меңләп татар яшәгәнен билгеләп үтте. "Кичә матур гына концерт булды, бүген ике һәйкәл ачтык. Биредә җитәкчеләр татар халкына яхшы мөнәсәбәттә", - диде. Түбән Новгород белән үзара мөнәсәбәтләргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов: "Аның белән күрше төбәк булып саналмасак та, без аны өлкән иптәш, абый кебек күрәбез", - дип, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Шанцев Валерий Павлиновичка ишарәләде. Валерий Шанцев Сабан туеның күптән инде татар бәйрәме генә булмавын билгеләп үтте. "Бүген Сабан туеның мәгънәсе кыр бәйрәме кебек тә түгел. Без барыбыз да бүген Сабан туена барабыз дибез, ә ул инде бәйрәм дигән сүз. Сабан туе бик күп кунакларны җыя торган, төрле җәмгыятьләрнең көнкүрешен күрсәтә торган бәйрәм", - диде губернатор. Аның шәхсән үзенә милли көрәш бик ошаган. "Бездә ирекле көрәш, самбо гына популяр", - ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев