Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолётлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев белән очрашты

20 декабрьдә “Россия вертолётлары” холдингы (ул Ростех дәүләт корпорациясенә керә) генераль директоры Александр Михеев Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, холдинг составына кергән Казан вертолёт заводының киләчәге турында фикерләште. Бу хакта КВЗ матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты белән холдинг җитәкчесе уртага салып сөйләшкән темалар, барыннан да элек, җитештерү мәйданнарын оптимальләштерүгә һәм Казан заводын техник коралландыру кебек көн кадагындагы мәсьәләләргә кагылышлы иде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән Александр Михеев әлеге заводка заказларны арттыру турында сүз алып барды, предприятиедә югары квалификацияле белгечләрне саклап калу һәм алга таба кадрларны арттыру проблемалары да сөйләшүдән читтә калмады, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев