Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссия составына керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты карамагындагы Дәүләт советы каршындагы Консультатив комиссия составына керде. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган комиссия составы турындагы указ бүген хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Татарстан лидерыннан тыш, комиссия составына Президент администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, вице-премьер Виталий Мутко, Президент ярдәмчесе Игорь Левитин, берничә төбәк башлыгы, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург мэрлары Сергей Собянин һәм Георгий Полтавченко, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев керә.
  • Россия Президенты каршындагы киңәш органы булган Дәүләт советы 2000 елдан эшли. Ул федераль министрлар, парламент фракцияләре башлыклары һәм илнең иң мөһим төбәк җитәкчеләрен берләштерә.

Григорий Князев, Татар-информ
Фото: Михаил Захаров/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев