Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 44 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Бу чараның май бәйрәмнәрендә узуы символик мәгънәгә ия. 1 май көнне без хезмәт алдынгыларын, 9 май көнне 1945 елда тәмамланган сугышта җиңүчеләрне хөрмәтлибез. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен тәбриклибез. Сугыш һәм хезмәт өчен медальне бер үк металлдан коялар дип юкка гына әйтмиләр. Татарстан күп милләтле Ватаныбызның һәрвакыт алгы сафында булды. Ата-бабаларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән, фидакарь хезмәт куйган. Бу традицияләрне хәзер без дәвам иттерәбез. Һичшиксез, республиканың барлык казанышларында сезнең өлешегез бар”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залдагыларга. Церемония вручения Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
государственных наград Российской Федерации и 
Республики Татарстан Ул бүген Татарстанның киң үсеш алучы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Без киң масштаблы икътисади-инвестицион һәм инфраструктур проектларны гамәлгә ашырабыз. Дөньякүләм чаралар уздырабыз. Социаль өлкәгә аеруча игътибар юнәлтелә”, - диде. Президент бирегә килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча рәхмәт сүзләре җиткерүен әйтте. “Сез Ватаныбызга фидакарь, ихластан хезмәт итүнең үрнәге булдыгыз һәм шулай булып калачак та. Арабызда яшәүче геройлар – күп милләтле халкыбызның батырлыгы үрнәге. Илебез өчен иң авыр вакытта аның үсешенә өлеш керткән кешеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызны да дәүләт бүләкләре алуыгыз белән чын күңелдән тәбриклим, сәламәтлек, яңа казанышлар, уңышлар телим!” – дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын. Церемония вручения Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
государственных наград Российской Федерации и 
Республики Татарстан "Татарстан Республикасы ветераннары берлеге" ветеран (инвалидларның) республика иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашевка “Дуслык” ордены тапшырылды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар Габделвахит Шәмсетдинов һәм Юрий Шастин бүләкләнде. Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә Бөек Ватан сугышы ветераны Фирдәвес Мөлекова лаек булды. Әхәт Юлашев бу бүләкне үзе җитәкләгән оешма эшчәнлеге өчен алуын белдерде. “Без бу бүләккә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан тапшырылуы өчен аеруча шат. “Дуслык” ордены безне бердәм булып республиканы алга этәрүгә рухландыра. Без сезнең җитәкчелек астында республика алдындагы бурычларны хәл итәчәкбез”, - дип ышандырды. Церемония вручения Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
государственных наград Российской Федерации и 
Республики Татарстан Сугыш ветераны Юрий Шастин җавап итеп чыгыш ясады. “Мин бу җирдә икенче тапкыр басып торам. 45 елда бу җиргә генерал Булатов җитәкчелегендә 96 нчы укчылар дивизиясе килеп урнаша. Ул сугышның бөтен җиреп йөреп чыгып, Татарстанга үзенең 96 нчы дивизиясен алып килде. Мин монда 34 ел хезмәт иттем. Бу җир изге җиргә әйләнде. Хөкүмәт тә дөрес эшләде. Рус һәм татарлар дуслыгы көннән-көн ныгысын. Без Президентка, Хөкүмәткә безне кайгыртканнары өчен рәхмәтле”, - дип белдерде. Алга таба бертөркем хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр бирелде. “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” исеменә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында Татарстанның юл-транспорт комплексын үстерү буенча Баш идарәсе директоры ярдәмчесе Рафаил Фоварисов лаек булды. “Газпром трансгаз Казан” ширкәте хезмәткәрләре Әсхәт Гайнетдинов һәм Дамир Хәертдиновка “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән Татарстан буенча Росреестр идарәсе башлыгы Азат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы экспертлар советы рәисе Валентина Липужина, хезмәт ветераны Биктимер Мөрәсов бүләкләнде. Нефть һәм газ сәнәгате ветераны Фәрит Газизуллинга “Дуслык” ордены тапшырылды. Валентина Липужина җавап сүзендә 50 еллык хезмәтенә югары бәя бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. “Без Татарстанда икътисади проблемаларның ни рәвешле хәл ителүен күреп яшибез. Монда күп төрле милләтләр яши, монда үзеңне хезмәттә, фәндә, спортта күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, без авыл-шәһәрләр ничек үсеш алуын күрәбез. Рөстәм Нургалиевич, Россия Федерациясендә безнең республика статусын күтәрүегезне күрәбез, моның өчен Сезгә зур рәхмәт!” – диде. Церемония вручения Президентом Республики Татарстан
Р.Н. Миннихановым
государственных наград Российской Федерации и 
Республики Татарстан Фәрит Газизуллин исә, җимерелү-какшау ихтималы зур булган бик авыр елларда да Татарстанның үз йөзен саклап кала алганын, бүген дә алгы сафта булуын, сәнәгате нык үсеш алуын билгеләп узды. “Россия Федерациясе кинематографистлары берлеге” гомумроссия оешмасының Татарстан бүлеге әгъзасы, кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булды. “Татарстанның элиталы орлыклары” бөртекле культуралар орлыкларын җитештерү буенча ассоциация бүлеге башлыгы Шаһит Зәйнуллин “Татарстан Республикасы атказанган агрономы” исеменә лаек. Казан дәүләт циркының ветеринар табибы Руздан Җамалиев “Татарстан Республикасы атказанган ветеринария табибы” исеме белән бүләкләнде. Казанның Киров районы Ф.Аитова исемендәге 12нче гимназия директоры вазифаларын башкаручы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөммәрәт Нәгыймова Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. “Без үз Президентыбызның мәктәпләргә игътибарын һәрвакыт тоеп эшлибез. Республикабызда мәктәпләрнең матди хәле, укытучыларның эш шартлары елдан-ел яхшыра, укучыларга сыйфатлы белем алу өчен яхшы мөмкинлекләр тудырыла. Моның өчен бик зур рәхмәт”, - диде.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев