Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Астанага (Казахстан) килде. Аның бу сәфәре Россия һәм Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу белән бәйле. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

Татарстан лидеры шулай ук төзелеп килгән “ЭКСПО-2017” күргәзмә комплексында була һәм Астанада 2017 елның 10 июненнән 10 сентябренә кадәр үткәреләчәк күргәзмәне оештыручылар белән очраша.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев белән очрашырга планлаштырган, шулай ук ТРның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашырга җыена. Татарстан Президентының әлеге төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы да сәфәр программасына кертелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев