Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты карамагындагы совет президиумы утырышында катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты карамагындагы совет президиумы утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Чараны Горкида (Мәскәү өлкәсе) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар «Имин һәм сыйфатлы юллар», «ТКХ һәм шәһәр мохите», «Кече бизнес һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасы» өстенлекле программалары турында фикер алышты.

Чыгышында Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, юллар челтәрен үстермичә, яңа трассалар төземичә һәм булганнарын ремонтламыйча, төбәкләрнең һәм илнең икътисадый үсеше турында сүз алып бару катлаулы. «Турыдан-туры макроикътисадый нәтиҗәлелекне исәпкә алып кына да, юллар комплексының эчке җыелма продуктка кертелгән өлеше – 7% чамасы. Әмма юллар халәте канәгатьләнерлек түгел. Болар бар да күп санлы юл һәлакәтләренә һәм башка проблемаларга китерә». Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе белдергәнчә, эш өчен ике юнәлеш сайлап алынган. «Бу – халкының саны 500 мең кешедән артып киткән шәһәрләрнең күбесендә юл челтәрен нормативларга китерү һәм илебез юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары санын киметү. Бу – якындагы елларга безнең максатлар», - диде ул.

«Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр сыйфатын тәэмин итү», «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле программаларына килгәндә исә, Дмитрий Медведев белдергәнчә: «Озак вакытлар ТКХ тармагын кешеләр беренче номерлы проблема дип атыйлар. Соңгы вакытта ситуация үзгәрә башлады. Бу проектлар кысаларында без торак-коммуналь хуҗалыкка хосусый инвестицияләр җәлеп итүнең яңа инструментларын булдырабыз».

Утырыш стенограммасы белән төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми порталында - http://government.ru/news/25338/ танышырга мөмкин.

Утырышта катнашучылар арасында – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары (Совет президиумы рәисе урынбасары) Игорь Шувалов, «Федераль кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Браверман, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин һәм башкалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев