Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов, Ниццада теракт уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендә, Ниццада теракт уңаеннан, кайгы уртаклашу белдергән. "Коточкыч, кешелексез фаҗига. Бу җинаятьне аклап булмый. Кайгырабыз", - дип #PrayForNice» («Молимся за Ниццу») хештегы белән язган Татарстан Президенты социаль челтәрдә. Искәртеп үтик, кичә Мәскәү вакыты белән 23.30да Ниццада яр буенда йөк машинасы кешеләр күпләп җыелган урынга бәреп кергән. Автомобиль йөртүчене полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Җирле хакимият шәһәрдә башка һөҗүм очраклары теркәлмәде дип белдерә. Яр буенда кешеләр Франциянең милли бәйрәме - Бастилияне алу көнен билгеләп үткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары саны 80 кешедән арткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев