Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов милеккә салым түләмәүчеләргә пеня түләтү турындагы канунга кул куйды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында төбәктә 2015 ел өчен милеккә салым түләмәгән физик затларга пеня түләтә башлау вакытын билгеләү буенча кабул ителгән республика законын имзалады. Искәртеп үтәбез, Татарстанда пеня 2017 елның 1 маеннан салына башлаячак. Бу закон 2016 елның 1 декабреннән барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла. Закон үз көченә басылып чыккан вакыттан керә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев