Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә яшьләр форумы эшендә катнашырга планлаштыра

25 ноябрьдә Мәскәүдә инде өченче тапкыр “Мәскәү – Татарстан күпере” Мәскәү яшьләр форумы уза, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә. Чарада, узган еллардагы кебек, быел да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашырга мөмкин. Яшьләр алдында Татарстанның күренекле эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Спикерлар үзләренең уңыш серләре турында сөйләячәкләр һәм һөнәр сайлауда киңәшләрен җиткерәчәкләр. Кызыксынучылар чыгыш ясаучыларга үз сорауларын җиткерә ала. Яшьләр алдында шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова, Россиянең атказанган артисты Бари Алибасов һәм башка башкаручылар чыгышы булачак. Концертта Алсу, Динә Гарипова, Мәликә Разакова, “Шүрәле” төркеме катнаша. Форумны Фәридә Корбангалиева һәм Дмитрий Нестеров алып барачак. Әлеге чара эшендә катнашырга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән 35 яшькәчә булган кызлар-егетләр чакырыла. Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев