Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының (АСИ) Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды. Ул, аерым алганда, быел июль аенда Стратегик инициативалар форумында яңа проектлар буенча фикер алышу уздырылганын искәртеп узды. Шуңа бәйле рәвештә киләсе елда беренче чиратта, төбәкләрдә эшлекле климатны яхшырту, һөнәри белемне үстерү һәм социаль өлкәдәге инициативаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә сизелерлек нәтиҗәләргә килү принципиаль мөһимлеген билгеләде. Владимир Путин Иҗтимагый палата белән берлектә, волонтёрлар хәрәкәте үсешенә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйткәнлеген дә искәртте. «Сүз волонтёрлар хәрәкәтенә комачаулый торган каршылыкларны бетерү, волонтёрлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар белән дәүләт арасындагы хезмәттәшлек форматын билгеләү турында бара. Социаль өлкәдәге проектлар белән шөгыльләнергә теләгәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк, киләсе ел Экология елы дип игълан ителгәч, бигрәк тә бит», - диде Россия Президенты. «Мин Агентлык үз мәйданчыгын Россия компанияләренең, фәнни, мәгариф һәм инжиниринг оешмаларының һәм үзәкләренең хезмәттәшлек мәйданчыгы итүен сорар идем. Безнең яңа технологик дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итәрлек яшь белгечләребез һәм югары квалификацияле эшчеләребез барлыкка килә. Моны Швециядә һөнәри осталыгы буенча узган Европа чемпионатында җиңүче егетләр күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә Хөкүмәттән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсешенә ярдәм күрсәтүегезне сорыйм, бигрәк тә эшче һөнәрләренә, бу чемпионат Казанда 2019 елда узачак», - диде Владимир Путин. Утырышта шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, АСИ генераль директоры Андрей Никитин, РФ Саклык банкы президенты Герман Греф һәм башкалар катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев