Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү - Татарстан күпере" II Мәскәү яшьләр форумында катнашты (фото)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 ноябрьдә “Мәскәү -Татарстан күпере” II Мәскәү яшьләр форумында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Форум “Корстон” (Мәскәү) комплексының “Чайковский” залында узды. Очрашуда 35 яшькә кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре – югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр катнашты.

II Московский молодежный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. фото Александр Ерашов

Форум Мәскәү яшьләр оешмаларын берләштерү, яшьләрне социаль җайлаштыру, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырыла. Форумда республикада абруй казанган Татарстан вәкилләре чыгыш ясады, шул исәптән РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифиров, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш сораулары буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадырова, кино һәм театр актеры, ТР атказанган артисты Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясаган.

II Московский молодежный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. фото Александр Ерашов

Николай Никифоров Татарстанда мәгълүматлаштыру технологияләр өлкәсендә инновацияле проектлар гамәлгә ашырыла, алар Россиянең башка төбәкләрдә дә куллыныла дип сөйләде. Россия элемтә министры яшьләрне актив булырга, үзләренең идеялары белән социаль челтәрдә бүлешергә өндәде.

II Московский молодежный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. фото Александр Ерашов

Марат Хөснуллин, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикада эшләгән вакытларын искә төшереп, төбәктә туплаган тәҗрибә киләчәктә Мәскәүдә башка вазифаларны үткәндә кулланганы турында чыгыш ясады. Ул Лужники спорткомплексын төзекләндерү эшләрендә Татарстан проектларында үзләрен яхшы яктан таныткан төзүчеләр, үз һөнәр осталары эшләгәнен дә билгеләп үтте. Марат Хөснуллин яшьләрне физкультура белән шөгыльләнергә, шулай ук акыл һәм ихтыяр көчен һәрвакыт ныгытырга чыкырды.

Гомумән алганда, форум кысаларында яшьләргә камиллекнең чиге юк дип, һәрвакыт белем тупларга, үзеңә ышанырга дигән кинәшләр җиткерелде.

II Московский молодежный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. фото Александр Ерашов

Рөстәм Миңнеханов нинди эшкә генә тотынсаң да, аны башкалардан яхшырак башкарырга кирәк, дип үз фикерен әйтте. «Эшләү, тырышу, үзең урыныңны эзләү мөһим. Бөтен җирдә яхшы эшләргә кирәк. Теләсә кайсы эш шуны таләп итә. Синең эшең башкалардан яхшырак булсын дип тырышырга кирәк, бу уңышның сере. Тырышмасаң – булган сәләтләрең дә югалырга мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, ватандашлар, аеруча яшьләр белән мондый очрашулар, киләчәккә өмет бирә, дип билгеләп үтте. Форум программасы “Уңышка таба адымнар”, “Сәләт. Ничек аны танырга?”, “Үзгәрешләргә ачык булу” дигән тематик блоклардан торды.

Очрашуларда форумда катнашучы кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Форум кысаларында шулай ук яшь артистлар катнашында концерт узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев