Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы урынбасары - Генераль консул вазифаларын башкаручы Чэн Вэй белән очрашты.

Татарстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Алмаз хөсәенов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез: быел октябрь аенда Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы рәсми рәвештә эшенә кереште.

Рөстәм Миңнеханов Чэн Вэй әфәндене дипломатик миссиясе башлану белән котлады һәм, бу урындагы эше Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Кытай хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Аннары яклар сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев