Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Кытайда бизнес-форумда чыгыш ясаячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Гуандун провинциясенә эшлекле сәфәргә килде. Ул биредә бизнес-форумда чыгыш ясаячак. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак форумда республиканың һәм провинциянең эшмәрләре катнашачак. Татарстан Президенты автомобиль төзи торган Beigi Foton Motor Co. Ltd һәм GAC предприятиеләре белән танышырга ниятли. Гуанчжоу шәһәрендә ул төбәк Хөкүмәте генераль секретаре Линь Цзи белән очрашачак. Оуян провинциясе вице-губернаторы Вэймин белән Гуандун провинциясе һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәчәк. Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә барып, Кытайның югары технологияләр күргәзмәсе белән танышыр дип көтелә. Ул шулай ук PAX Technology түләү системасы компаниясе җитәкчеләре белән очрашып сөйләшәчәк. Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев