Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының "Саньцзюй" яңа технологик материаллар компаниясе делегациясе белән очрашты

Пекиндагы әлеге акционерлык компаниясе нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә кулланыла торган продуктлар җитештерүдә һәм хезмәтләр күрсәтүдә махсуслаштырылган, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда Рөстәм Миңнеханов: “Без “Саньцзюй” компаниясенең нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм катализаторлар җитештерү процессларын үстерүдә зур тәҗрибәгә ия булуын беләбез. Бу тема бүген Татарстан өчен бик актуаль. Без хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз”, - дип билгеләп үтте һәм Татарстанның төрле өлкәләрдә Кытай компанияләре белән актив хезмәттәшлектә булуына кунакларның игътибарын юнәлтте.

“Саньцзюй”ның директорлар советы рәисе Лю Лэй компания турында кыскача мәгълүмат бирде. 1997 елдан бирле эшчәнлеген алып барган әлеге компания – ягулык-энергетика сәнәгатенә продукция, технологияләр җибәрә һәм сервис хезмәте күрсәтә торган югары технологияле предприятие ул. Компаниянең йөзләп продукты һәм хезмәте нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, газ химиясе, күмер химиясе, нефть суырту, биологик газ, металлургия һәм башка өлкәләрдә кулланыла. Компания шулай ук күкертне аерып алу өчен реагентлар, күкертне чистарту катализаторларын тикшерү һәм эшкәртүдә дә, инжиниринг һәм проектлауда да махсуслашкан.

Министрлар Кабинетындагы очрашуда яклар үзара багланышлар вариантлары турында сүз алып барды. Аерым алганда, кунаклар үзләрендәге авыр нефть калдыкларын эшкәртү технологиясен презентацияләделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев